news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт торак фонды социаль ипотека өчен түләүгә ана капиталын кабул итәчәк

Сертификат алганнан соң өч ел вакыт узган гаиләләргә торак өчен түләү мөмкинлеге бирелә.

Дәүләт торак фонды социаль ипотека өчен түләүгә ана капиталын кабул итәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека килешүләре буенча бурычларны түләү хисабына ана капиталы акчаларын кабул итүне яңадан башлап җибәрде. Түләү механизмы икенче яки аннан соңгы балалар туганнан соң өч ел вакыт узган гаиләләргә кулланыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына оешма матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Югарыда күрсәтелгән шартларга туры килгән һәм социаль ипотека килешүе буенча бурычларын ана капиталына сертификат белән түләргә теләгән гаиләләр фондның төбәкара вәкиллекләренә чакырыла», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Мөрәҗәгать иткәннән соң, социаль ипотека алучыларга документлар пакеты биреләчәк. Әлеге документларны бирү 14 яшьтән өлкәнрәк барлык катнашучыларның сертификат хуҗасы исеменә язмача гаризасы нигезендә башкарылачак.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Татарстанда торак төзелеше буенча дәүләт программаларының операторы булып тора. Шул исәптән фонд социаль ипотека һәм авария хәлендәге фондта яшәүчеләрне күчерү программасы буенча торак төзи.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100