Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт торак фонды коронавирустан зыян күрүчеләргә кредит каникуллары бирәчәк
Социаль ипотеканы бер айга кичектерү өчен гариза язарга кирәк.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды коронавирус пандемиясе аркасында больничныйда булган, мәҗбүри карантин аркасында финанс югалтулар кичергән яки түләүсез ялда булган социаль ипотека түләүчеләргә кредит каникуллары бирәчәк. Бу турыда оешма матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зыян күргән социаль ипотекада катнашучыларга гариза язарга кирәк. Шуңа нигезләнеп, түләүләр 1 айга кичектереләчәк. Бу бурыч тигез итеп 12 айга бүленәчәк.
«Без коронавирустан зыян күрүчеләрнең социаль ипотека буенча мөрәҗәгатьләрен шәхси шартларда карарга һәм авыр тормыш вазгыятендә аларга ярдәм итәргә әзер», — диде Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Марат Зарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз