news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт торак фонды арендаторларга артыгын түләгән салымны кайтарырга ниятли

Мөрәҗәгать салым органына 2019 елның өченче кварталы өчен өстәмә кыйммәткә салым буенча декларация тапшырганнан соң юлланган.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт торак фонды торак арендаторларына артыгын түләгән салымны кайтарып бирергә ниятли. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды әлеге мөрәҗәгатьне салым органына 2019 елның өченче кварталы өчен өстәмә кыйммәткә салым буенча декларация тапшырганнан соң юллаган. Торак арендаторлары гаризасы буенча аларга артыгын түләнгән өстәмә кыйммәткә салымны кайтарып бирәчәкләр.

Салым турындагы законнардан чыгып, торак биналарны арендага бирүчеләр өстәмә кыйммәткә салым түләүдә азат ителәчәк. Дәүләт торак фонды әлеге салым «ташламасы»ннан файдаланырга ниятли.

Аның буенча агымдагы елның 1 июленнән Дәүләт торак фонды аренда ставкаларын өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алмыйча раслый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100