news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт төзелеше комитеты: Безне социаль өлкәдәге хезмәт хакының күләме борчый

ТР Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында социаль өлкәдәге хезмәт хакы төп мәсьәләләрнең берсе булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына комитет рәисе Альберт Хәбибуллин хәбәр итте.

«Без традиция буенча 2020, 2021 һәм 2022 елларга исәпләнгән бюджет проектын карадык. Профиль буенча контрольдә булган мәсьәләләрне тикшердек, алар дәүләт идарәсенә бәйле һ.б. мәсьәләләрне үз эченә ала. Шулай ук сайлау алды очрашуларында җиткерелгән, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф кебек проблемалы өлкәләр белән бәйле мәсьәләләр дә күтәрелде», - диде комитет рәисе.

«Бүгенге көндә безне социаль өлкәдәге хезмәт хакының күләме борчый. Ахыр чиктә без социаль өлкәдә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә омтылабыз. Аңлашыла ки, әлеге сыйфатлы хезмәтләр өчен кешеләр лаеклы эш хакы алырга тиеш», - диде Хәбибуллин.

ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин утырышта хәбәр иткәнчә, тулаем алганда Татарстанда хезмәт хакының артуы күзәтелә. 2019 елның беренче яртыеллыгында ул аена уртача 36 мең сум тирәсе (авыл хуҗалыгында – 22,9 мең, эшкәртү сәнәгатендә – 40,4 мең, төзелештә – 30,4 мең) тәшкил иткән.

Утырышта шулай ук «Безнең ишегалды» проектына (депутатлар билгеләп үткәнчә, гражданнар аның буенча бик еш мөрәҗәгать итә), сәламәтлек саклау, эшсезлеккә кагылышлы һ.б. мәсьәләләрне карадылар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100