news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт түрәләре өчен коррупциягә каршы канун таләпләрен үтәү мәсьәләре буенча семинар узды

Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республика дәүләт вәкаләтләре белән муниципаль вазифаны башкаручы затлар өчен коррупциягә каршы канун таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча семинар узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төбәкнең дәүләт түрәләре, муниципаль район башлыклары, министрлыклар һәм идарә тармагы вәкилләре катнашты.

Россия Президенты карышндыгы Россия Федерациясе Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Коррупциягә каршы фәнни-мәгариф үзәге директоры Алексей Конов доклад белән чыгыш ясады.

Семинарда конфликтлы мәсьәләләрне булдырмау һәм көйләү буенча коррупциягә каршы канунны үтәү мәсьәләләре каралды.

Ул мәнфәгатьләр конфликтын көйләү максатларын билгеләде, мәнфәгатьләр конфликтына билгеләмә бирде, шулай ук конфликтларны булдырмау яки көйләү буенча чаралар турында белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100