news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт сынлы сәнгать музеена – 50 ел
Бүген Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда музей оешуына 50 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда музей оешуына 50 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узачак. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм шәһәр мэры Илсур Метшинның да катнашуы көтелә.
Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее – Россиянең иң эре сәнгать музейларыннан берсе. Аның коллекцияләрен туплауның гасырлык тарихы бар. Төп байлыгы – археолог, нумизмат, библиофил Андрей Лихачев коллекциясендәге әсәрләр тупланмасы. Лихачев үзе – Казанда яшәүче Лихачевлар фамилияле морзалар нәселеннән. Бабалары гомер буе коллекцияләр җыю белән шөгыльләнгән. Бу эшкә һәвәслек Андрей Лихачевка да күчкән. Әсәрләр җыелмасы 1895 елда ачылган Казан шәһәр музее, аннары сынлы сәнгать музее галереясендә урнаштырыла.
Музей фондында 25 меңгә якын рәсем, сынлы сәнгать, графика әсәрләре саклана. Алар арасында Көнбатыш Аурупадан, аерым алганда, Нидерланды, Голландия, Фландрия, Италия, Алманиядән китерелгән - Дюрер, Рембрандт, Лука Лейденский, Рубенс остаханәсе иҗат җимешләре аерым урынны алып тора. Музейда шулай ук күренекле рәссамнар - Николай Фешин һәм Иван Шишкинның иң зур коллекциясе дә бар.
Музей туган көненә багышланган кичә 16 сәгатьтә башланып китәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2