news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт статистикасы идарәсе халыкның сәламәтлеге турында сораштыру уздыра

Сораштыруның максаты – кешеләрнең сәламәт гомер озынлыгы, сәламәт тормыш алып барган һәм спорт белән шөгыльләнгән кешеләр саны турында белү.

Дәүләт статистикасы идарәсе халыкның сәламәтлеге турында сораштыру уздыра
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 9 август, “Татар-информ”). Татарстанда 1-30 августта халыкның сәламәтлеге турында сораштыру уздырыла. Россия Дәүләт статистикасы буенча федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе хәбәр иткәнчә, сораштыруда төрле район һәм шәһәрләрдә барлыгы 1 350 йорт-хуҗалыкта яшәүче кешеләр катнаша.

  • Россия Хөкүмәтенең 2010 елның 27 ноябрендәге карары белән быел Россиядә барлыгы 60 мең йорт-хуҗалыкны җәлеп итеп, халыкның сәламәтлеге турында сораштыру үткәрелә. Ул Россиянең барлык төбәкләрендә дә оештырыла. 
Сораштыруның максаты – кешеләрнең сәламәт гомер озынлыгы, сәламәт тормыш алып барган һәм спорт белән шөгыльләнгән кешеләр саны турында белү. Аның нәтиҗәсе “Өлкән буын” һәм “Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту” федераль проектларының үтәлешен анализлау өчен кирәк. Шулай ук демографик һәм социаль сәясәт чараларын күргәндә әлеге мәгълүматларга таяначаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot