news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте ТР идарәсенең ел йомгакларына багышланган утырыш узды

Икътисади кризис шартларында узган 2009 елда дәүләт статистика органнары алдындагы җаваплылык икеләтә арткан

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Икътисади кризис шартларында узган 2009 елда дәүләт статистика органнары алдындагы җаваплылык икеләтә арткан. Алга куелган бурычлар ни дәрәҗәдә үтәлгән? Бүген Дәүләт статистикасы федераль хезмәте ТР идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында идарә җитәкчесе Валерий Кандилов шул хакта хисап тотты. Коллегия утырышы ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узды.

Бүген статистика органнары республиканың социаль-икътисади тормышында барган процессларны гади күзәтүче генә түгел. Валерий Кандилов ассызыклаганча, хәзер статистика органнарының төп миссиясе -республиканың социаль-икътисади үсеш шартларын министрлыклар, муниципалитетлар белән бергә формалаштырып, аларны гамәлгә ашыруда катнашу да. Узган елда төп бурыч – оператив мониторинг уздырып, алар нигезендә кризиска каршы чаралар эшләү булган. “Шул рәвешле статистика органнары бу катлаулы чорга җавап бирде”,- дип билгеләп үтте ул.

Кризис шартларында узган 2009 елда статистика органнарыннан кулланучыларны халыкара стандартларга нигезләнгән, дөрес, оператив мәгълүмат белән тәэмин итү, статистик күзәтүләрнең яңа формаларын, ысулларын куллану, бердәм ведомствоара мәгълүмат-статистика системасын төзү таләп ителгән. Аерым алганда, статистика органнары башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләү өчен мәгълүмат туплаган, шулар нигезендә 2007-2008 елларда аларның нәтиҗәлелек күрсәткечләре базасы төзелгән. Узган ел статистика органнары эшчәнлегендә икътисади зоналар һәм шәһәр аглормерацияләре буенча күрсәткечләр базасын төзү мөһим урынны алып торган. Кризис сәбәпле, бу чорда мониторинг һәм социаль-икътисади үсешнең статистик күрсәткечләр системасы кайбер үзгәрешләр кичергән. Шулай ук ай саен эшсезлек буенча, ун көнгә бер бюджет формалаштыручы предприятиеләрнең эшчәнлек мониторингы эшләнгән. Боларның барысы да республикада кризиска каршы чаралар эшләүнең нигезенә салынган. Болардан тыш, төзелеш эшчәнлеге, төп туклану продуктлары бәяләре буенча, коррупциягә каршы, республиканың көндәшлеккә сәләтен күтәрүгә исәпләнгән һ.б.мониторинг алып барылган. Татарстанстат 2009 елда статистик мәгълүмат туплау, эшкәртү, саклау һәм тәэмин итү буенча бердәм система төзелешенә күчә башлаган.

2010 елда статистика органнарына тагын бер мөһим бурыч -Бөтенроссия халык санын алуны оештыру һәм үткәрүдә катнашу өстәлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100