news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт статистика хезмәте: февральдә сәнәгый җитештерү күләме 2,7 процентка кимегән

Россиядә гыйнварда сәнәгый җитештерү үсеше 2,3 процент булган.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россиядә быелның февраль аенда сәнәгый җитештерү күләме, 2016 елның шул ук ае белән чагыштырганда, 2,7 процентка кимегән, дип хәбәр итә Дәүләт статистикасы (Росстат) федераль хезмәте.
 
Гыйнварда сәнәгый җитештерү үсеше 2,3  процент булган. Гыйнвар-февраль айларында ул 0,3 процентка кимегән. Росстат хәбәр иткәнчә, быелның гыйнвар-февраль айларында эшкәртү сәнәгатендә үсеш – 1,8, су белән тәэмин итүдә 9,3 процентка кимегән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100