news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт статистика хезмәте бер ай эчендә кыйммәтләнгән азык-төлекләрне атады

Россиядә кулланучылар бәясе индексы май аенда 0,4 процентны, ә ел башыннан алып 1,7 процентны тәшкил иткән.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Россиядә кулланучылар бәясе индесы май аенда 0,4 процентны, ә ел башыннан алып 1,7 процентны тәшкил итте, дип хәбәр итә "Российсая газета", Россия Дәүләт статистика хезмәте индексына сылтама белән.

Идарә тармагы хәбәр иткәнчә, узган айда азык-төлек бәясенең кыйммәтәләнүенә яшелчәләргә бәя үсү тәэсир иткән. Хезмәтнең тикшерүче аналитиклары  белдерүенчә, бәяләр кәбестәгә – 1,4 тапкырга, кишер, суган, бәрәңге һәм чөгендергә – 1,2-1,3 тапкырга, лимонга –11 процентка, алмага 7,5 тапкырга арткан. Әмма, май аенда бәяләр кыярга – өчтән бер өлешкә, помидорга 11,5 тапкырга кимегән.

Шулай ук, ярмаларга бәя кимү дә күзәтелгән: дөге – 0,3 проценка, карабодай 3,8 проценка кадәр очсызланган.

Үзебездә җитештерелгән сырларга һәм брынзага бәя 2,5 процентка  кимегән, бик аз гына (0,1-0,6 процентка) – сыер һәм дуңгыз итенә (сөяксез өлешләреннән башка), кош итенә, туңдырылган һәм эшкәртелгән балыкка (сөләйман балыгы токымына керүчеләрдән башка), тозлы сельдка, сычуж сырларына, онга, чәйгә, төелгән һәм бөртлекле кофега, сагызга, шоколадка, карамельгә, чит ил маркалы сырага бәяләр кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100