Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт статистика федераль хезмәте 2016 елда түрәләрнең уртача хезмәт хакларын атады
Россиядә 2016 ел йомгаклары буенча федераль дәүләт хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы дүрт процентка үскән һәм ул хәзер 115,7 мең сум тәшкил итә.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россиядә 2016 ел йомгаклары буенча федераль дәүләт хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы дүрт процентка үскән һәм ул хәзер 115,7 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәте ( Росстат ) хәбәр итә дип җиткерә РИА Новости.
Иң күп хезмәт хакын Россия хөкүмәте аппараты дәүләт хезмәткәрләре алган – аларның уртача айлык хезмәт хакы 228,48 мең сум булган, ул алдагы елдан 1,4 процентка кимрәк. Президент хакимияте дәүләт хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 0,7 процентка үсеп, 218,65 сумга җиткән. Өченче урында Хисап палатасы – айлык хезмәт хакы 180,7 мең сум.
Россия сенаторлары 2016 елда уртача 176,15 мең сум (+1,3 процент), ә Дәүләт Думасы депутатлары –154,85 мең сум (+13 процент) алган. Министрлыклар арасында иң күп алучылар Чит ил эшләре буенча министрлык хезмәткәрләре – 147,2 мең сум.
Суд органнарының иң күп хезмәт хакын Конституция суды хезмәткәрләре (136,1 мең сум) алган. Югары судтагылар аена 130 мең сум алып эшләгән.
Идарә тармагы статистика мәгълүматлары буенча, узган елның декабрь азагында федераль дәүләт органнарында 38 мең кеше эшләгән. Хезмәткәрләр белән штатлар 85,6 процентка комплектлаштырылган, 2015 елда ул 84,7 процент булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз