news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 22 декабрьдә була

Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 22 декабрьдә була

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Альбина Фәхрисламова). Республика Дәүләт Советының агымдагы елдагы соңгы утырышы 23 декабрьгә билгеләнгән. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы шундый карар кабул итте.

Киләсе утырышның көн үзәгенә 80гә якын мәсьәлә кертү ниятләнә. Депутатларга 27 муниципаль районның чикләрен һәм муниципаль берләшмә статусын билгеләү дәрәҗәсе турындагы закон проектларын икенче укылышта, Яңа Чишмә муниципаль районының һәм Чаллы шәһәренең муниципаль берләшмәләренең - өченче укылышта карарга туры киләчәк.

Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы президиумы карары белән комитетларга танышырга биш закон проекты - "Сайлаулар һәм референдумнар турындагы аерым закон актларына үзгәртүләр кертү турында", "Татарстан Республикасының дәүләт милке турында", "Яшьләр турында" ТР законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында", шулай ук 2005 һәм 2004 елларга "Бюджет турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турындагы ике закон проекты бирелде.

Хөкүмәт утырышка территориясендә республика буйсынуындагы шәһәрләр булган ун районның чикләре һәм муниципаль берләшмә статусын билгеләү турындагы закон проектын кертергә тәкъдим итте. Бары тик Әлмәт районының закон проекты гына кертелми, ул эшкәртеп бетерүне таләп итә. Моннан тыш, Министрлар Кабинеты киләсе утырышта депутатларга "ТР халкын адреслы социаль яклау" һәм "Социаль яклау өлкәсендә Казанның җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турындагы" законнарына төзәтмәләрне карарга тәкъдим итте. ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева аңлатуынча, төзәтмәләр законга ташламадан кулланучыларның яңа категориясен - 20-25 еллык эш стажы белән пенсиягә чыккан хатын-кызларны кертү мөмкинлеге белән бәйле. Әлеге мәсьәләләр киләсе утырышта каралырга мөмкин.

Дәүләт Советы президиумы шулай ук киләсе елда эшне оештыру буенча чаралар планын раслады. Адвокатлар палатасы каршындагы квалификацияле комиссия әгъзалары вазифаларына кандидатлар - ТР Дәүләт Советы вәкилләрен алдан сайлау турында карар кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100