Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Советының ТР башлыгын исемләү мәсьәләсенә кайчан керешәчәге билгеле түгел – Фәрит Мөхәммәтшин
Аның сүзләренчә, әлегә парламентның бу мәсьәлә буенча ачык позициясе юк
(Казан, 1 октябрь, "Татар-тинформ", Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советының Татарстан Республикасы башлыгын кем дип билгеләү турындагы мәсьәләне кайчан караячагы әлегә билгеле түгел. Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы тәнәфесендә оештырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта белдерде.
Аның сүзләренчә, әлегә парламентның бу мәсьәлә буенча ачык позициясе юк. Бәлки кайбер тәкъдимнәр ТР Дәүләт Советының 9 нчы октябрьгә билгеләнгән чираттагы утырышында яңгырар.
"Бу сорау килеп ирешкәч, Дәүләт Советы аның буенча эшкә керешәчәк. Әлегә нидер әйтүе кыен. Бездә бу уңайдан халык фикере дә бар. Бу мәсьәлә буенча сорау бирүчеләр күп", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз