news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советының чираттагы утырышы узачак көн билгеләнде

Көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертелә.

Дәүләт Советының чираттагы утырышы узачак көн билгеләнде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышы 27 ноябрьдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина көн тәртибенә 20 сорау, шул исәптән 13 республика закон проекты кертелүен әйтте. Ул утырышка кадәр әле ике атнага якын вакыт булуын, шул арада тагын сораулар өстәлү мөмкинлеген искәртте.

11 республика закон проекты беренче укылышка тәкъдим ителә. Депутатлар "Салым траспорты турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында", "Татарстан Республикасында архив эше турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" закон проектларын караячак.

ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында", "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" законга үзгәрешләр кертү турында", "Коррупциягә каршы тора мәсьәләләре буенча Татарстанның аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында", "ТРда стратегик планлаштыру турында" законның 11 маддәсенә үзгәреш кертү турында" закон проектлары беренче укылышка чыгарыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100