news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советының өченче утырышында яңа дәүләт бүләкләрен гамәлгә кую каралачак

25 сентябрьдә Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының ике утырышы узачак.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышы 25 сентябрьдә узачак. Депутатлар беренче укылышта каралачак закон проектларының берсе республиканың яңа дәүләт бүләкләре — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бәйле. Бу хакта бүген республика парламенты президиумы утырышында билгеле булды.

Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, парламентның киләсе утырышы көн тәртибенә 22 мәсьәлә кертелә, шул исәптән 11 закон проекты беренче укылышта каралачак.

Аерым алганда, депутатлар Татарстан Бюджет кодексына үзгәрешләр, «2020 елга Татарстан хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында»гы, «Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен 2020 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында»гы закон проектлары хакында фикер алышачак.

Беренче укылышта шулай ук «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында»гы, «Тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган урынга күчерү, аларны саклау, кире кайтару, күчерү һәм саклау бәясен түләү тәртибе турында»гы, «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында»гы һәм башка республика законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектларын карау планлаштырыла.

Лилия Маврина сүзләренчә, шулай ук төрле юнәлешләрдәге алты федераль закон проекты буенча фикер алышырга тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100