news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советының «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары сайлаучыларның 80% наказын үтәгән

Алдан тавыш бирү процедурасында катнашырга теләк белдергән Дәүләт Советы депутатлары 2014 елдан бирле башкарган эшләренә хисап тотты.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү процедурасында катнашучы ТР Дәүләт Советы депутатлары үз сайлаучыларының 80 процентка якын наказын үтәгән. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бүген алдан тавыш бирү процедурасында катнашырга теләк белдергән Дәүләт Советы депутатлары 2014 елда бирле башкарган эшләренә хисап тота. Сайлаучылардан барлыгы 2,5 мең наказ килгән, шуларның 80 проценты үтәлгән», - диде ул.

Андрей Кондратьев мәсьәләләрнең бер өлеше җирле дәрәҗәдә хәл ителүен, ә бер өлеше Хөкүмәтнең республика программаларына керүен әйтте. Федераль дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итүне Дәүләт Думасы депутатлары үз өстенә алган.

«Минемчә, 80 процент — бик яхшы күрсәткеч», - дип сүзен йомгаклады «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100