news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советының 16 июльдәге утырышында пилотсыз транспорт мәсьәләсе тикшереләчәк

Республика парламентының унберенче утырышы көн тәртибенә 11 мәсьәлә кертелгән.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышы 16 июльдә узачак. Анда депутатлар республика парламентының пилотсыз транспорт чаралары турындагы закон чыгару инициативасына бәйле мәсьәлә хакында фикер алышачак. Бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында шул хакта билгеле булды.

ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, февраль аенда депутатлар республика парламентының Дәүләт Думасына «Инновацион транспорт чаралары һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон проектын тапшыру буенча закон чыгару инициативасын хуплады.

Алдагы утырышның көн тәртибенә 30 мәсьәлә кертелгән. Парламентарийлар беренче укылышта салым салу һәм республика бюджеты үзгәрү белән бәйле дүрт закон проектын тикшерәчәк. Бу, аерым алганда, «Оешмаларның милкенә салым турында» һәм «Салым салуның гадиләштерелгән системасын куллана торган салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкалары билгеләү турында»гы республика законнарына үзгәрешләр кертә торган канун проектлары. Алар гамәлдәге салым ставкаларын төрле срокларга озайтуны күздә тота.

Депутатлар беренче укылышта Татарстанның Бюджет кодексына кертү күздә тотылган үзгәрешләрне тикшерәчәк. Алар экологик хокук бозулар өчен салынган штрафларны 100 процент күләмендә җирле бюджетларга юнәлдерү мөмкинлеге белән бәйле.

Икенче закон проекты белән республиканың агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертү ниятләнә. «Быел дәүләт хезмәткәрләренең окладларын инфляция дәрәҗәсендә индексацияләүне гамәлдән чыгару күздә тотыла», — дип искәртте Маврина.

Утырышта депутатлар, Илдар Суфияровның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, ТР Иҗтимагый палатасының яңа әгъзасын раслаячак. «Ул хәзерге вакытта Татарстанның дәүләт гражданлык хезмәтендә вазифа били», — диде Дәүләт Советы секретаре. Көн тәртибенә алты федераль закон проекты, өч закон чыгару инициативасы һәм РФ субъектлары закон чыгару органнарының дүрт мөрәҗәгате кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100