news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советыннан кешеләрне эвакуациялиләр

Барлык депутатларга да урамга чыгарга кушылган.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Татарстан Дәүләт Советы бинасындагы кешеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта урыннан «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе җиткерә.

Берничә минут элек тавыш көчәйткеч аша эвакуация башлануы хәбәр ителгән. Барлык депутатларга һәм бинадагы кешеләргә урамга чыгарга кушылган. Урынга ашыгыч хезмәтләр килүен көтәләр.

Биредә янгын сүндерү хезмәте, полиция хезмәткәрләре кизү тора. Халыкка Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасына күченергә тәкъдим ителә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot