news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында Яшь закон чыгаручылар форумын ел саен үткәрергә тәкъдим иттеләр

Римма Ратникова фикеренчә, Яшь закон чыгаручылар форумы анда катнашучылар һәм депутатлар өчен эчтәлекле җирлеккә әйләнде.

Дәүләт Советында Яшь закон чыгаручылар форумын ел саен үткәрергә тәкъдим иттеләр
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советында I Яшь закон чыгаручылар форумы эшен югары бәяләделәр.

“Форум ихтыяҗ булуын, катнашучылар һәм депутатлар өчен кызыклы һәм эчтәлекле җирлек булуын күрсәтте. Яшьләр закондагы билгеле җитешсезлекләргә һәм кытыршылыкларга игътибар итте, экспертлар шулай ук бу инициативаларны сыйфатлы бәяләде. Фикер алышуга куелган мәсьәләләр даирәсе киң”, - диде Татарстан Дәүләт Советы Римма Ратникова чара финалында.

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Илдар Суфияров беренче форумда катнашу өчен, 198 гариза бирелгән дип хәбәр итте. “Яшьләр беренче тапкыр социаль проектлар түгел, ә закон буенча тәкъдимнәрен белдерде”, - диде ул.

Форумда катнашучылар үз проектларын парламент комитетларында белдерделәр. Депутатлар һәм экспертлар белән фикер алышкач, иң яхшылары форум финалына кадәр кертелде. Яшь закон чыгаручылар төрле өлкәләргә кагылышлы 7 закон инициативасын презентацияли алды.

Очрашу азагында Римма Ратникова яшь закон чыгаручыларга Фәрит Мөхәммәтшинның форумны ел саен үткәрү тәкъдимен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100