news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында Угра елгасында кара-каршы тору закон проекты хупланмады

Рус җирләрен Алтын Урда ханнарыннан азат итүнең истәлекле датасы буларак тану өчен нигез җитәрлек түгел дип танылды.

Дәүләт Советында Угра елгасында кара-каршы тору закон проекты хупланмады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы комитеты әгъзалары 11 ноябрьдә Угра елгасында кара-каршы тору тәмамланган көнне билгеләү белән бәйле федераль закон проектын хупламады. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр ителде.

“Закон проектының максаты — 11 ноябрьдә Угра елгасындагы кара-каршы торуны Россиянең истәлекле датасы дип тану”, - диде Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Утырышта әгъзаларга Калугада 2017 елда халыкара “Угра елгасында кара-каршы тору һәм Россия үзәкләштерелгән дәүләтен формалаштыру: локаль һәм глобаль контекстлар” Бөтенроссия фәнни конференциясе уздырылганы турында искәртелде.

“Калугада үткән конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителгән, аның төп нигезләмәсе — 11 ноябрьдә Угра елгасындагы кара-каршы торуның җиңү көнен Россиянең истәлекле датасы дип тану турындагы инициативаны хуплау турындагы карар", - дип билгеләп үтте комитет рәисе.

ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты бәяләмәсе нигезендә, Әхмәт хан гаскәрләренең Угра елгасыннан китүе рус җирләрен Алтын Урда ханнарыннан азат итүнең истәлекле датасы буларак тану өчен нигез җитәрлек түгел.

Утырышта “Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында “Федераль законның 1.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты каралды. Комитет әгъзалары Татарстан Дәүләт Советына әлеге закон проектын хупламаска тәкъдим итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100