news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында телләр мәсьәләсе каралачак утырыш көне билгеләнде

29 ноябрьдә узачак 33нче утырышның көн үзәгенә барлыгы 15 мәсьәлә кертелә.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 33нче утырышы 29 ноябрьдә дәвам итәчәк. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды.

Депутатлар соңгы вакытта шактый киеренкегә әйләнгән телләр мәсьәләсе хакында фикер алышыр дип көтелә. Утырышта Татарстанның дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен укыту мәсьәләсен күтәрү ниятләнә. Искәртеп үтик, 8 ноябрь көнне депутатлар 33нче утырышны соңрак дәвам иттерү турында килешкән иде.

Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина көн үзәгенә тел мәсьәләсеннән тыш тагын 14 сорау кертеләсен әйтте. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлардан тагын өстәмә мәсьәләләр кертелергә мөмкин булуын да искәртте. "2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 392-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты икенче укылышка чыгарыла. "2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” 393-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты, шулай ук, икенче укылышка тәкъдим ителә. Депутатлар "Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 15 һәм 33 статьяларына үзгәрешләр кертү, “Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына һәм “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында сөйләшәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100