news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында түрәләрнең хезмәт хакын быел индексацияләмәү мәсьәләсен карыйлар

Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы утырышы була.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 11 нче утырышы була. Анда депутатлар республика дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын 2020 елның октябреннән планлаштырылган индексацияләүне булдырмый торган закон проектын караячаклар.

Утырышта барлыгы 30 мәсьәлә каралачак. Беренче укылышта парламентарийлар салым һәм республика бюджетындагы үзгәрешләр белән бәйле дүрт закон проекты турында сөйләшәчәк. Алар арасында «Оешмалар милегенә салым турында» һәм «гадиләштерелгән салым системасын кулланган салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары.

Моннан тыш, депутатлар Татарстан Республикасының Бюджет кодексына кертелергә тиешле үзгәрешләрне беренче укылышта караячак. Тагын бер закон проекты буенча республикада агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Татарстан Республикасы «Мәгариф турында» законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты да беренче укылышка тәкъдим ителәчәк.

«Депутатлар республика законнары торышы турындагы докладны һәм Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасында Дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсенең мәгълүматын тыңлаячак. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәметшин 2020 елның беренче яртыеллыгында парламент эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирәчәк «, диде 9 июльдә узган парламент президиумы утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Көн тәртибенә алты федераль закон проекты, өч закон чыгару инициативасы һәм Россия Федерациясенең субъектларының закон чыгару органнарыннан дүрт мөрәҗәгать кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100