news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында мототранспорт чараларының техник хәленә күзәтчелек итү мәсьәләсе каралды

Киңәшмәдә чарада катнашучыларның барысының да фикерләре тыңланды

(Казан, 13 октябрь, “Татар–информ”). Бүген ТР Дәүләт Советында узган киңәшмәдә мототранспорт чараларының техник торышы һәм аларны куллануга күзәтчелек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов үткәрде.
Соңгы елларда квадроцикллар һәм кар автомобильләрен эксплуатацияләгәндә бәхетсезлек очракларының саны артты. РФ Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән карарларга да карамастан, әлеге төрдәге транспортның хуҗалары аларны теркәми, техниканы номерлар, техник карау һәм машина йөртү таныклыгыннан башка гына куллана. Моннан тыш, күп кенә гражданнар үзләренең транспорт чараларына салым да түләми.
Республика парламентында әлеге проблема хакында фикер алышу башлангычы белән «Raider» Кар автомобильләре һәм квадроцикллар белән идарә итүчеләрне укыту үзәге вәкилләре чыкты. Үзәкнең генераль директоры Геннадий Аликин ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Премьер–министры, республика министрларына килеп туган вәзгыять буенча мөрәҗәгатьләр урын алган хатлар юллады. Үзәк җитәкчесе юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе юл–патруль хезмәте һәм ТР буенча Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының аз сыешлы суднолар буенча дәүләт инспекциясе патруль хезмәте үрнәгендә махсус инспектор хезмәте булдырырга тәкъдим итә.
Киңәшмәдә катнашкан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының үзйөрешле машиналар һәм башка төрдәге техниканың техник торышына күзәтчелек итү идарәсе башлыгы Рафаил Хафизов килеп туган икътисади шартларда өстәмә структура булдыруны максатка ярашлы түгел, дип саный. Шуның белән бергә, аның фикеренчә, машиналарны эксплуатацияләүгә контрольлек иткәндә эшнең күчмә характерда булуын исәпкә алып бу хезмәтне техник яктан яңадан җиһазландырырга кирәк. Ул Ульяновски өлкәсе тәҗрибәсен кызыклы мисал сыйфатында китерде. Анда үзйөрешле машиналар һәм башка төрдәге техниканың техник торышына күзәтчелек итү хезмәтенә күңел ачу паркларындагы аттракционнардан файдалануга контрольлек итү функциясе дә йөкләнгән.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокукый идарә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы һәм башка ведомстволарның вәкилләре катнашты.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100