news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында элекке тоткыннарны тормышка җайлаштыру проблемалары турында сөйләштеләр

Элек хөкем ителгәннәрне ресоциализацияләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем төзергә тәкъдим ителде.

(Казан, 22 ноябрьь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында элек хөкем ителгән кешеләрнең иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккач җәмгыятькә яраклашуы мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аны уздыруга Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Иҗтимагый советы рәисе Рафаэль Дәүлиевның Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга язылган хаты сәбәп булган. Киңәшмәне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Төп проблема буларак рәшәткә артыннан чыгучыларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелмәве билгеләп үтелә. Җәза вакыты чыккач, ел саен республикага 4 меңнән артык, шул исәптән, Казанга 1 меңгә якын кеше кайта. Җинаять юлына кабаттан аяк басучылар саны кимеми. Бүген 11 мең 500 хөкем ителгән кешенең 47 проценты – рецидивистлар, ягъни һәр икенчесе диярлек. “Дәүләтнең бүген андый гражданнарга игътибары җитеп бетми. Шул сәбәпле, бик күп проблемалар калкып чыга”, – диде Юрий Камалтынов.

Җәза үтәп чыгып, азат булган кешеләрне ресоциализацияләү турында федераль закон кирәк, дип саный бу юнәлештә эшләүчеләр. Закон проектын эшләп Дәүләт Думасына 4 ел элек керткән булганнар. Рафаэль Дәүлиев бу сорау белән 30 елдан артык шөгыльләнгәнен әйтте. Дәүләт Думасы хәзер мондый законны кабул итә алыр иде, дип саный ул. Рафаэль Дәүлиев, беренче укылыштан соң, закон проектының Россия парламентының түбән палатасында “эленеп калуын” белдерде.

Дәүләттән игътибар булмагач, хөкем ителгәннәрне кабаттан тормышка кайтару белән иҗтимагый оешмалар мәшгуль. Бу мәшәкатьләр коммерцияле булмаган социаль оешмалар җилкәсенә төшә. Мисал өчен, Татарстанда Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге эшкә урнашырга булыша, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә, документларны яңартырга булыша. Соңгы өч елда Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәгенә 300 гә якын кеше мөрәҗәгать иткән, аларның күбесе эш табып, гаилә корып, гадәти тормышка әйләнеп кайткан. Үзәк карамагында булучылар арасында рецидив 3-4 процент кына.

Шушы үзәкнең генераль директоры Азат Гайнетдинов хөкем ителгәннәрне эшкә җәлеп итүнең әһәмиятен билгеләп узды. Ул аларны җыеп өмәгә алып чыккан. Шушы күренешләрне гәүдәләндергән ролик күрсәтелде. Казанның Киров районында тимер юл буйлап 70 кеше 2 километр территорияне чүп-чардан арындырган. “Без эш сайлыйбыз, торак эзлибез, медицина ярдәме алу буенча да ярдәм итәбез”, - ди Азат Гайнетдинов. Аның сүзләренчә, төрмәдән чыгучыларның кул хезмәте автосервис, шиномонтаж, автомойка, төзелеш, авыл хуҗалыгы тармакларына җәлеп ителә. “Хәзер азат ителгәннәр белән генә эшләп калмыйбыз, профилактика да бара. Кеше эш урыныннан кыскартыла, эчүгә сабыша, ә көн саен ашарга алырга, ай саен коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк. Хәзер профилактика юнәлешендә эшли башладык”, - диде Азат Гайнетдинов журналистларга.

Бүген үзәкнең Лаеш районы Хәерби авылында 13 урынлык тулай торагы бар. Анда элекке тоткыннарга тормышларын рәткә китерергә, документларын булдырып, эшкә урнашырга ярдәм итәләр. Тик Азат Гайнетдинов әйтүенчә, анда да әллә ни озак торасылары килми.

“Колхозда кышын хезмәт хакы кими, шуңа күрә озак тора алмыйлар. Ә шәһәрдә торак алып тору шактый проблемалы, хәзер без бер коттедж алдык, аңа аена 40 мең сум түләп торырга кирәк. Өйдә 10-15 кеше яшәгәндә, билгеле, коммуналь хезмәтләр өчен дә бәяләр күтәрелә”, - ди ул. Азат Гайнетдинов төп проблема торак белән тәэмин ителеш булуын билгеләп узды. Азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итү юлларын үзәк инде тапкан. Яшелчә, итне үзләре җитештерәләр.

Киңәшмәдә катнашкан Татарстан премьер-министры ярдәмчесе (2002-2017 елның маена кадәрТатарстан буенча Җәзаларны үтәтү идарәсе башлыгы – Т. И. искәрмәсе) Дәүфит Хәмәдишин фикеренчә, рәшәткә артына эләккәннәрне төзәтеп була. Әмма алар арасында ике категория бар. Берәүләр – хатасын танып, үкенергә, төзәлергә, тормышын үзгәртергә бөтенләй теләми, ә икенче берәүләр исә, ихлас күңеле белән тормышын тамырдан үзгәртергә хыяллана. “Менә шундый якты омтылышлар белән яшәүчеләргә, бу бигрәк тә беренче тапкыр җаваплылыкка тартылган кешеләргә кагыла, үзәк ярдәмгә ашкына. Әмма федераль закон булмавы аркасында, федераль бюджеттан ресоциализациягә җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирү мөмкинлеге юк. Кеше иреккә чыккач, туганнары, якыннары белән мөнәсәбәтләре өзелгән булуы мөмкин, кая барып сыенырга белми, алар ярдәмгә мохтаҗ. Башка күп кенә проектларда инициатор булган кебек, Татарстан бу мәсьәләнең чишелешен күрсәтә алыр иде”, - ди ул.

Юрий Камалтынов киңәшмәдә катнашучыларга республика Президентына, Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә, ресоциализация мәсьәләсен комплекслы төстә хәл итү өчен ведомствоара эшче төркем төзергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге грантларга да дәгъва кыла ала. Шулай ук, киңәшмәдә хөкем ителгән затлар арасыннан беренче чиратта кемнәрне эшкә урнаштырырга, кемнәрне торак белән тәэмин итү һәм башка ихтыяҗларга кирәк булган суммалар да конкрет күрсәтелергә тиешлеге турында әйтелде. “Бүген күтәрелгән барлык сораулар дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм муниципалитетлар җаваплылыгында. Бина бүлеп бирү мәсьәләсендә муниципалитетлар белән эш алып бару кирәк. Бердәм эш механизмын булдыру, координацияләү үзәген билгеләргә кирәк”, - диде Юрий Камалтынов.

Киләсе елда Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты да бу мәсьәләне үзенең утырышларының берсендә күтәрергә ниятләвен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100