news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында дәреслекләрне лицензияләү проблемалары турында фикер алыштылар

Бу мәсьәлә комитетның киләсе утырышы көн тәртибенә чыгарылачак.

Дәүләт Советында дәреслекләрне лицензияләү проблемалары турында фикер алыштылар
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Русчадан татарчага тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү билгеле бер чыгымнар сорый. Бу юнәлешкә чыгымнар артканмы, федераль исемлеккә ничә дәреслек кертү күздә тотыла – бу сорау бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында күтәрелде.

ТР Фәннәр академиясе Тарих институтын фәнни хезмәткәре, комитет каршындагы экспертлар советы вәкиле Марат Лотфуллин рус теленнән татарчага тәрҗемә ителгән мәктәп дәреслекләренең фәнни экспертизасы кыйбатка төшүен билгеләп узды. Аерым сыйныфлар өчен дәреслекләр линейкасы экспертизасы 700 мең сумга якын тора. Сүз 1-4, 5-9 сыйныфлар өчен дәреслекләр линейкасы турында бара. Татарстанның финанс министры урынбасары Оксана Кисапова әйтүенчә, бу максатларга 300 млн сумнан артык акча каралган. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов бу юнәлештә эш үткәрелүен әйтте.

Депутат Илшат Әминов моның бик мөһим сорау булуын билгеләп үтте. Әгәр дәреслекләрне лицензияләүгә финанслауны арттыруга ихтыяҗ булса, комитетка төгәл саннар җиткерелүен сорады.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, экспертизага җибәрү өчен күпме дәреслекләр “линейкасы” әзерләнгәне белән кызыксынды. Марат Лотфуллин лицензияләү өчен барысы да әзер булуын әйтте. Аның сүзләренчә, һәр предметтан якынча өчәр дәреслекне экспертизага җибәрү кирәк.

Комитет рәисе Разил Вәлиев бу сорауның киләсе утырышның көн тәртибенә чыгарылачагын әйтте. Бу мәсьәлә бюджет кабул ителгәнче күтәреләчәк.

Марат Лотфуллин, шулай ук, туган телне укыту проблемасын билгеләп узды. “Хәзер халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен, классны өчкә бүлү кирәк. Телне белүчеләр, белмәүчеләр һәм руслар өчен. Урыннарда күпсанлы мөрәҗәгатьләр бар. Нормативлар булмагач, классларны өчкә бүләселәре килми. Бу җәмгыятьтә ризасызлык тудырырга мөмкин”, - дип әйтте ул. 

Азат Шәрәпов әйтүенчә, нормативлар расланган, бернинди проблема юк. Группалар балалар саны 10 нан кимрәк булган очракта да формалаша ала, ди ул.

Депутат Ирина Бакова капиталь ремонт программасы кысаларында, мәктәп территорияләрен төзекләндерү проблемасын күтәрде. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов 2012-2018 елларда мәктәпләрне капиталь төзекләндерүгә 17 млрд сум акча бүлеп бирелгәнен әйтте. Аның сүзләренчә, 30 елдан артык эшләгән мәктәпләрдә ремонт үткәрелгән. Бүген 2019 елга программа төзелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100