news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатлары Чаллы территориясен арттырырга тәкъдим итте

Муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү янәшәдәге территорияне торак төзелеше өчен үзләштерүне төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт Советы депутатлары Чаллы территориясен арттырырга тәкъдим итте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Чаллы шәһәре территориясен 1582 квадрат метрга арттырырга тәкъдим иттеләр. Муниципаль берәмлек территориясен үзгәртү итыяҗы төзелгән торак йортның шәһәр читенә чыгуы белән бәйле барлыкка килде. Бу хакта бүген Чаллы башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.

«Закон проекты шәһәр чикләрендә 1582 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеген тапшыру белән бәйле рәвештә әзерләнде. Җир кишәрлеге урман фондыннан читтә урнашкан. Аның Тукай районы чикләреннән Чаллы чикләренә күчүе шәһәр территориясен 1582 квадрат метрга арттыра. Җир участогы янындагы территорияне торак төзелеше өчен үзләштерүне төгәлләргә мөмкинлек бирә. Торак комплексы җиде катлы йортының бер өлеше Тукай районы чикләренә чыкты», - диде ул.

Гыйззәтуллин муниципаль берәмлек халкы чикләрнең үзгәрүен хуплады, диде.

Парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, Чаллы һәм Тукай районы җитәкчеләренә төзелеш вакытында мондый хәлләргә юл куймас өчен хат җибәреләчәк.

Депутатлар «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм аның составына керүче «Кече Шилнә авыл җирлеге муниципаль берәмлеге» һәм Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртү турында»гы закон проектын карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100