news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында бер укучыга тотылган чыгымнарны ике процентка арттырырга тәкъдим иттеләр

Депутатлар мәктәпкәчә белем бирү, мәктәптә укуны һәм һөнәри белем бирүне финанаслар белән тәэмин итү нормативларын раслау мәсьләсен карады.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстанда 2019 елда бер укучы өчен тотылган бюджет чыгымнары ике процентка артырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов әйтте.

Депутатлар мәктәпкәчә белем бирү, шулай ук гомуми дәүләт оешмаларында өстәмә белем бирүне һәм республиканың гомуми белем бирү оешмаларында һөнәри белем бирүне финанаслар белән тәэмин итү нормативларын раслау мәсьләсен карады.

Мәсәлән, шәһәр лицеенда яки гимназиясендә бер балага бюджеттан еллык чыгым 27 мең 515 сумны тәкшил итә, авыл җирлегендә – 40 мең 203 сум. Шәһәр гимназияләрендә һәм лицей-интернатларында бер укучы өчен чыгым 37 мең 65 сум, авылларда – 37 мең 515 сум.

Азат Шәрәпов сүзләренчә, финанслар белән тәэмин итү нормативлары ел саен кабул ителә. Алар хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, җиһазлар, материаллар, уку әсбаплары сатып алуны исәпкә алып формалаштырыла.

“Төп өлеш – ул хезмәт хакы. 2018 елның беренче яртыеллыгында республикада укытучыларның хезмәт хакы 18 процентка артты”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100