Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советында Азнакай чикләрен киңәйтү турындагы республика законы проекты расланды
Шәһәр мәйданын арттыру күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү өчен территория бирү белән бәйле
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты Азнакай шәһәре чикләрен киңәйтү турындагы республика законы проектын раслады дип хәбәр итә Татарстан парламенты матбугат хезмәте.
Бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының утырышы узды. Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин алып барган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Утырышта Татарстан юстиция министры урынбасары Рөстәм Заһидуллин "Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә өлкәсендә Татарстан законнары тарафыннан кабул итү каралган норматив хокукый актларын эшләү барышы турында"гы мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Шулай ук утырышта депутатлар Азнакай шәһәре чикләрен үзгәртү турындагы республика законы проектын хупладылар. Аның мәйданын составына Әгерҗе һәм Уразай авыл җирлекләре җирләренең бер өлешен кертү исәбенә арттыру планлаштырыла. Шәһәр мәйданын арттыру күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү өчен территория бирү белән бәйле.
Моннан тыш, комитет кайбер республика законнарын федераль законнарга туры китерү турындагы закон проектларын карады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз