news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында авторлык хокукларының бердәм реестрын төзергә тәкъдим иттеләр

Татарстан мәдәният министры сүзләренчә, реестр әсәрләрнең дөреслеген тикшерергә һәм плагиатка каршы көрәшергә ярдәм итәчәк.

Дәүләт Советында авторлык хокукларының бердәм реестрын төзергә тәкъдим иттеләр
Рамил Гали

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәлдә катнашучылар авторлык хокукларының бердәм реестрын булдыру ихтыяҗы турында әйтте. Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты авторлык хокукларын куллану темасы буенча очрашу үткәрү инициативасы белән чыкты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, әлеге реестр «авторлык хокукларын якларга гына түгел, әсәрләрнең дөреслеген тикшерергә һәм плагиатка каршы көрәшергә дә ярдәм итәчәк».

Аның фикеренчә, авторлык хокукларын яклау — мәдәниятне үстерү өлкәсендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе. Әюпова «хокук системасы әлеге өлкәдәге эшләрнең реаль торышын чагылдырсын» өчен закон чыгару нормаларына төзәтмәләр кертү мөмкинлеген кире какмады.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шулай ук авторларның әсәрләрен ачык киңлектә куллану мәсьәләсе хакында да фикер алышты. Әйтик, шагыйрьнең иҗат җимеше авторның рөхсәтеннән башка гына интернетта урнаштырылса, федераль законнар моны авторлык хокукын бозу буларак карый. Авыл клубында үзешчән сәнгать смотрында авторның рөхсәтеннән башка гына башкарылса, шушы ук әйбер җырларга да кагыла.

Шул ук вакытта, контентны хастаханәләр һәм башка кайбер махсус учреждениеләрдә куллану өчен искәрмә ясалган. «Әлеге исемлеккә мәдәният йортлары, клублар һәм китапханәләрне дә кертсәк бик яхшы булыр иде», — дигән тәкъдимен җиткерде Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикеренчә, бу яңа закон чыгару инициативасы була алыр иде. «Түгәрәк өстәл нәтиҗәсе буларак проблемалы мәсьәләләр исемлеге төзеләчәк. Әлеге өлкәдә нюанслар бик күп», — диде Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов. Депутат түгәрәк өстәлдә катнашучыларга үз тәкъдимнәрен профильле комитет адресына юлларга киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100