Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советында 2020 елга мәгариф өлкәсе өчен каралган акча күләмен атадылар
2020 елда республиканың консолидацияләнгән бюджетында мәгариф буенча чыгымнар 96,5 млрд сум, республика бюджеты буенча 67 млрд сум күләмендә ниятләнә.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында финанс министры урынбасары Оксана Кисапова 2020 елга мәгариф юнәлеше буенча чыгымнар күләмен атады. Комитет утырышында катнашучылар “ТРның 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына бюджеты турында” закон проекты буенча доклад тыңлады.
“2020 елда республиканың консолидацияләнгән бюджетында “мәгариф” юнәлеше буенча чыгымнар 96,5 млрд сум, республика бюджеты буенча 67 млрд сум күләмендә планлаштырыла. Республика карамагындагы учреждениеләргә тотылачак чыгымнар 37,3 млрд сум күләмендә булачак”, - диде Кисапова.
- Һөнәри белем бирү оешмалары эшен тәэмин итүгә 6,4 млрд сум акча юнәлдерелә.
- Гомуми, өстәмә белем бирү учреждениеләре эшен тәэмин итүгә, мәгариф өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга, уку-методик кабинетларына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Аппаратына, янгынга каршы чараларга – 4,2 млрд сум.
- Мәктәптән тыш чараларны финанслауга 1 млрд сум акча юнәлдерелә.
- Югары, өстәмә һөнәри белем учреждениеләренә, кадрларның квалификациясен күтәрүгә 521 млн сум акча каралган. Бу чыгымнар составында, шулай ук, дәүләт милкендәге социаль инфраструктураны капиталь төзекләндерүгә бюджет инвестицияләр бар.
Федераль бюджеттан субсидияләр хисабына:
- гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыру
- авыл җирлегендә мәктәпләрдә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру
- 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар өчен бакчаларда өстәмә урыннар булдыру
- гомуми мәгариф системасында инфраструктурада модернизация булыр дип көтелә.
Мәгарифне үстерүгә 881 млн сум күләмендә акча билгеләнгән. Белем бирү оешмалары, өстәмә, һөнәри белем учреждениеләрендә педагогик хезмәткәрләргә грант ярдәме, квалификациясен арттыру каралган. Шулай ук, хосусый мәктәпкәчә һәм гомуми белем оешмаларына субсидия бирү, мәктәп китапханәләре фондларын баету, педагогик югары уку йортлары студентларына стипендияләрне арттыру ниятләнә.
Яшьләр сәясәтен үстерүгә 2,5 млрд сум, балалар һәм яшьләр ялына 1,6 млрд сум акча каралган. Оксана Кисапова, җинаятьчелекне, наркоманияне, террорчылыкны кисәтү программасына, татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау, талантлар белән стратегик идарә программасына акча юнәлдереләчәген әйтте. ТР Фәннәр академиясе институтлары өчен 368 млн сум, Мәрҗани исемендәге Тарих институтына 55,4 млн сум акча бүлеп бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз