news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда тавыш бирү өчен «электрон» урналар кулланылачак

Татарстанда беренче тапкыр сайлау округындагы барлык участоклар да сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары белән җиһазландырылачак.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өстәмә сайлауларны тавыш бирү өчен «электрон» урналар кулланып үткәрәчәкләр. Бу хакта «Коммерсантъ» хәбәр итә.

Чуйков сайлау округының барлык участокларын да автоматлаштырылган сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары белән җиһазландырачаклар. Бу бары тик 7нче шәһәр хастаханәсе территориясендә урнашкан «ябык» участокка гына кагылмаячак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан әлеге чаралар тавышларны санаганда объективлыкны тәэмин итү өчен үткәрелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot