news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар кампаниясенә кандидатлар 1,9 млн сум акча тоткан

Барлык кандидатлар да закон белән билгеләнгән вакытка үзләре төзегән сайлау фондларына акча керүе һәм аларны тоту турында йомгаклау финанс отчетларын тапшырган.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау кампаниясенә кандидатлар 1,9 млн сум акча тоткан. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТР парламенты президиумы утырышында хәбәр итте.

«Теркәлгән тугыз кандидатның барысы да сайлау фондларын формалаштыру өчен махсус сайлау счетлар ачты. Гомумән алганда, махсус сайлау счетларына 1 953,9 мең сум күләмендә акча кергән. Барлык кандидатларның сайлау кампаниясен үткәрүгә чыгымнарның гомуми суммасы 1 941,9 мең сум тәшкил итте», - дип сөйләде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Кондратьев сүзләренә караганда, барлык кандидатлар да закон белән билгеләнгән вакытка үзләре төзегән сайлау фондларына акча керүе һәм аларны тоту турында йомгаклау финанс отчетларын тапшырган. Бер кандидат махсус сайлау счетыннан файдаланылмаган акчаларны кире кайтарган.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан бюджетында өстәмә сайлаулар буенча сайлау кампаниясен үткәрүгә 800 мең сум каралган.

Бу суммада акча бюллетеньнәр әзерләүгә (444 мең сумнан артык), шулай ук депутатлыкка кандидатлар турында мәгълүмат листовкалары, плакатлар, күзләре начар күрә торган гражданнар тавыш бирү өчен Брайль шрифты белән махсус трафаретлар әзерләүгә, компенсацияләр түләүгә, сайлау комитеты әгъзаларына хезмәт өчен түләүгә каралган.

«Сайлауларны әзерләү һәм үткәрү өчен республика бюджетыннан бүлеп бирелгән барлык акчалар тулысынча файдаланылды», - диде Кондратьев.

news_right_1
news_right_2
news_bot