news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советына сайлауларда “Бердәм Россия” күпчелек тавышка ия булачак - сораштырулар нигезендәге фаразлама шундый

Районда сайлауларда "Бердәм Россия” өчен тавыш бирүчеләр 70-72 процент булыр дип фаразларга мөмкин

  (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). "Җәмәгать фикере - Татарстан"/“Общественное мнение – Татарстан” фонды үткәргән сораштыру мәгълүматларына караганда, тавыш бирүдә катнашырга теләк белдерүчеләр арасында “Бердәм Россия” өчен тавыш бирергә теләүчеләр өлеше 68 процент тәшкил итә. “Гадел Россия” өчен 3,5 процент, КПРФ – 10,6, ЛДРП – 4,6. сораштырылган гражданнар арасында башка партияләр өчен тавыш бирергә бары 0,5 процент сайлаучы гына ниятли, ә 19 процент сайлаучы сайлауларда катнашуы яки катнашмавы турында уйламаган.

Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков сүзләренә караганда, бу саннар тикшерү нәтиҗәләре буенча күзәтелә. 2013 елның августында бу сан 50,6 процент булган, “Бердәм Россия” рейтингы даими арта.

Эксперт, сайлау нәтиҗәләре буенча ”Бердәм Россия” өчен тавыш бирүчеләр берничә тапкыр күбрәк тә булачак, дип фаразлый.

Моннан тыш, парламент партияләре арасында, аерым алганда, “Бердәм Росси”нең “анти-рейтинг”ы түбән. Сайлауларда әлеге партия өчен тавыш бирмәүчеләр саны 7,1 процент тәшкил итә, ә 68 процент бу партия яклы. “Гадел Россия” партиясенең “анти-рейтинг”ы 5,1 процент тәшкил итә, КПРФның – 10,8, ЛДРПның – 28 проценттан артык. Ягъни бу партияләрнең анти-рейтингы алар өчен тавыш бирергә җыенучылар саныннан күбрәк.

Бу факторларны исәпкә алып, районнарда “Бердәм Россия” өчен 70-72 процент сайлаучы тавыш бирер дип фаразларга мөмкин, дип саный Андрей Большаков.

Сораштыру Татарстан Республикасының бөтен территориясендә 1000 кеше арасында үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100