news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советына сайлаулар көнендә Алабугада 61 сайлау участогы ачылачак

Шул ук көнне шәһәрдә һәм районда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

Дәүләт Советына сайлаулар көнендә Алабугада 61 сайлау участогы ачылачак
архив/Михаил Захаров

(Алабуга, 6 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). 8 сентябрьдә Алабугада һәм Алабуга районнарында бердәм тавыш бирү көнендә 61 сайлау участогы ачылачак. Аларның 39ы шәһәрдә урнашачак. Бу хакта Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Смирнов хәбәр итте.

8 сентябрьдә сайлаучыларга ике бюллетень — бер мандатлы округ һәм партия исемлекләре буенча тавыш бирергә туры киләчәк. Алабугадан җиде кандидат катнаша, исемлекләр буенча шулай ук җиде партия. «Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауны үткәрү өчен безнең шәһәрдә 39 участок формалаштырылган, шул исәптән аларның берсе район үзәк хастаханәсендә урнашачак. Шәһәр буенча сайлаучылар саны - 52,4 мең кеше», - дип сөйләде Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Смирнов.

Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шул ук көнне җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар да узачак. Алар биш участокта уза, шуларның берсе шәһәрдә, калганнары авылларда.

8 сентябрьдә барлык сайлау участокларында да сәүдә һәм концерт программасы оештырылачак. Моннан тыш, 3нче һәм 8нче мәктәпләрдә һәм 4нче гимназиядә теләгән һәркемгә гриппка каршы прививка ясатачаклар. Вакцинацияне мәктәпләрнең сәламәтлек саклау пунктларында уздырачаклар.

Шул ук көнне «Безнең ишегалды» программасы буенча да теләкләрне калдырырга була. 8 сентябрьдә, Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә, анкеталау узачак, анда шәһәр ишегалларын төзекләндерү буенча шәһәрлеләр үз теләкләрен җиткерә алачак. Моның өчен биредә махсус урналар урнаштырыла.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot