Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советы юл кагыйдәләрен инкарь иткән йөртүчеләргә каты җәза бирергә тәкъдим итә
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламенты Россия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәген әйтте.
(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ, Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровны парламентка юлда машинаны тәртипсез йөрткән өчен җәза кертү тәкъдимен мөмкин кадәр тизрәк тапшырырга сорады.
Бүген Дәүләт Советы президиумы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин кичә Казанда юл хәрәкәте иминлегенә багышланган, Татарстан Президенты катнашында узган җыелышны искә алды.
“Татарстан Президенты законны үтәми торган йөртүчеләрне кискен тәнкыйтьләнде. Алар аркасында кешеләрнең гомере өзелә, гөнаһсыз балалар һәлак була. Кыйммәтле машиналарда йөргән кешеләр өчен 5-6 мең сум штраф, бәлки, күп түгелдер. Без чираттагы утырышта Татарстан парламенты исеменнән Россия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә телибез. Безне бу мәсьәләдә хупларга тиешләр дип уйлыйм”, – диде парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Татарстанның Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗевкә дә мөрәҗәгать итте: “Җәза каты булырга тиеш. Юлда машиналар күп, кешеләр дә күп үлә. Судьяларга бай ата-аналар һәм башкаларның хәленә кермәскә кушыгыз. Юлдагы һәлакәтләр машина йөртүчеләрнең рульгә исерек утыруы сәбәпле чыга. Тротуарлардан йөриләр, тукталышларга менәләр, нәтиҗәдә, кешеләр һәлак була”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз