news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә унике сорау кертелә

Моннан тыш, башка мәсьәләләр дә өстәлергә мөмкин.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 38нче утырышының көн тәртибенә унике сорау кертелә. Бу хакта Президиум утырышында Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина хәбәр итте.

  • Дәүләт Советы утырышы 24 майда узачак.

Лилия Маврина әйтүенчә, көн тәртибенә Татарстан Республикасының биш закон проекты турында мәсьәләләрне кертү күздә тотыла. Алар арасында “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында ТР Закон проекты икенче укылышта каралачак. Парламентның социаль сәясәт буенча комитет эше турында хисап тәкъдим ителәчәк. Депутатлар Татарстан буенча Монополиягә каршы хезмәт идарәсе эше турында мәгълүмат тыңлаячак.

Лилия Маврина барлык сорауларның комитетларда әзерләнгәнен белдерде. Юрий Камалтынов әле бер атна вакыт булуын, сессиягә чыгару өчен тагын сораулар өстәлергә мөмкинлеген әйтте. 24е көнне иртән дә берничә комитет утырышы ниятләнә.

Лилия Маврина әйтүенчә, сессия утырышына 150 кеше чакырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100