Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советы утырышында Габделхәй Кәримов һәм Айрат Хәйруллинны искә алдылар
«Депутатлар турында истәлек йөрәкләрдә мәңгелеккә сакланачак», — диде Юрий Камалтынов.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышы февраль аенда вафат булган депутатлар Габделхәй Кәримов һәм Айрат Хәйруллинны искә алудан башланды. Парламент җитәкчесе урынбасары Юрий Камалтынов аларны бер минут тынлык белән искә алуны сорады.
Юрий Камалтынов Габделхәй Кәримовның гомере 2 февральдә өзелгәнен искәртте. Аның «Сервис-Агро» оешмасы җитәкчесе, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы булганын билгеләп узды.
Ул Айрат Хәйруллинның фаҗигале рәвештә 7 февральдә һәлак булганын, аның дүрт чакырылыш дәвамында Дәүләт Думасы депутаты, икенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты булганын искәртте. «Эшмәкәр, агросәнәгать тармагы лидерларының берсе булды», — диде.
«Депутатлар турында хәтер йөрәкләрдә мәңгелеккә сакланачак», — диде Юрий Камалтынов һәм депутатларны бер минут тынлык белән искә алуны сорады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз