news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы утырышына парламентта булмаган партия вәкилләре чакырылачак

Сәяси партияләр вәкилләре ике закон инициативасы буенча фикерләрен җиткерә алачак.

Дәүләт Советы утырышына парламентта булмаган партия вәкилләре чакырылачак
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 43 нче утырышына парламентта булмаган сәяси партия вәкилләре чакырыла. Бүген Дәүләт Советының президиум утырышында депутатлар шундый карарга килде.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты, Керчьтагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә, ике закон инициативасын әзерләгән. Алар “Корал турында” федераль законның 13 һәм 26 нчы маддәләренә һәм Россиянең Административ хокук бозулар турында кодексының 20.8 маддәсенә үзгәрешләр кертүне күздә тота.

“Комитетлар белән килештереп, Дәүләт Советының 43нче утырышына законлы инициативаларның берсе – “Корал турында” федераль законның 13 һәм 26 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты турында фикер алышу өчен парламентта булмаган партия вәкилләрен чакыруны тәкъдим итәм”, - диде парламент секретаре Лилия Маврина.

“Корал турында” законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты Керчьтагы вакыйгалардан соң эшләнде. Безнең Президент инициативасы булды, һәм ул әзерләнде. Икенче сорау – РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексы маддәсенә үзгәреш кертү. Алар үзара бәйле сораулар”, - диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

“Парламентта булмаган партияләр алар буенча тәкъдим, фикерләрен җиткерсә, дөрес булыр дип уйлыйм. Сәяси партияләрнең лидерлары килсә, хәерлерәк”, - ди парламент җитәкчесе.

Татарстанда барлыгы 53 сәяси партия бүлекчәсе теркәлгән. Аларның икесе – “Бердәм Россия” һәм КПРФ парламентта тәкъдим ителгән. Лилия Маврина, Дәүләт Советы составында булмаган партияләрнең елына, ким дигәндә, бер тапкыр сессия утырышларында катнаша алуларын искәртте. Аларны исәпләп, утырышка барлыгы 200 кеше чакырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100