news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы спикеры: Хамаев, Әхмәтов һәм Зарипов парламентны баетачак

Татарстан Дәүләт Советына сайланган министрлар һәм район башлыклары үз мандатларын тапшырмаячак.

Дәүләт Советы спикеры: Хамаев, Әхмәтов һәм Зарипов парламентны баетачак
Рамиль Гали

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Республика парламентына сайланган Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук район башлыклары депутатлар корпусы эшен үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән көчәйтәчәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта хәбәр итте.

«Башлангыч тавыш бирүдә катнашырга ниятләгән һәм парламентка үткән берничә министр партия исемлегенә кертелде. Шулар арасыннан Азат Хамаев, Марат Әхмәтов һәм Айрат Зарипов үз язмышын депутатлык эшчәнлеге белән бәйләргә карар кылды. Алар парламентны башкарма хакимият органнарында туплаган һөнәри белемнәре һәм тәҗрибәләре белән баетачак», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Алар үз мандатларын тапшырмаячак», - дип өстәде ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100