news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советы Рөстәм Миңнехановка сайлаучылардан 60 сорау юллаячак

Депутатлардан килгән сорауларга җаваплар, гадәттә, республика башкарма хакимият органнары эше турында хисап вакытында җиткерелә.

Дәүләт Советы Рөстәм Миңнехановка сайлаучылардан 60 сорау юллаячак
архив

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика Президенты Рөстәм Миңнехановка Хөкүмәт эше белән бәйле 60 сорау юллаячак. Алар сайлаучылар белән очрашуларда тупланган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов парламентның президиум утырышында әйтте.

«Исемлектәге сораулар сайлаучылар белән очрашулар, „Бердәм Россия“ иҗтимагый партиясе эше нәтиҗәсе булып тора. Шулай ук, безнең депутатлар катнашында авыл җирлекләре башлыклары хисап тоткан вакытта бирелгән сораулар», — диде Юрий Камалтынов.

Депутатлар берләшмәләреннән һәм комитетлардан барлыгы 100 сорау килеп ирешкән булган, аларны берләштереп, 60 сорау формалаштырылган. «Бу шактый күп. Моңарчы 35-50 ләп сорау юллый идек. Халыктан сораулар елдан-ел арта тора», — ди ул.

Юрий Камалтынов әйтүенчә, депутатлардан килгән сорауларга җаваплар, гадәттә, республика башкарма хакимият органнары эше турында хисап вакытында җиткерелә.

Узган елда парламентарийлар Рөстәм Миңнехановка башкарма хакимият органнары эшенә кагылышлы 39 сорау юллаган булган.



news_right_1
news_right_2
news_bot