news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы рәисе урынбасары мигрантларга яшәү өчен рөхсәт алуны катгыйландыру яклы

Юрий Камалтынов «ВЕЦА илләрендә миграция» халыкара конференциясендә пленар утырышта чыгыш ясады.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов чит ил гражданнарына Россиядә яшәү өчен рөхсәт алуның җиңеләйтелгән тәртибен кире кагу турында тәкъдим ясады.

Россиядә мигрантларны социализацияләү һәм чит ил кешеләрен фиктив легализацияләү өлкәсендә бердәм федераль сәясәт булмавы хакында Татарстан парламенты башлыгы урынбасары үз чыгышында әйтте. Бу хакта ул «IT-park»та 26 -27 сентябрь көннәрендә узучы Халыкара “Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләрендә миграция. Заманча караш, инновация тәҗрибәсе” фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында җиткерде.

Юрий Камалтынов Татарстанда мигрантлар белән эшләүнең уңай баручы эшләре белән беррәттән миграция законын үтәү барышында ачыкланган факторларның аны башкаруда негатив тәэсирен дә күрсәтеп узды.

“Алар арасында мигрантларның адаптация һәм интеграциядә бердәм федераль сәясәте булмау, Россия Федерациясе территориясендә фиктив легализация буенча законсыз эшчәнлек тора. Республикадагы практик тәҗрибә нигезендә мигрантларны адаптацияләү һәм милләтара конфликлар булдырмау буенча чараларны гамәлгә керткәндә фәнни яктан нигезләнгән методик рекомендацияләрнең һәм тулы һәм дөрес социологик тикшеренүләрнең булмавы комачаулык тудыра.

Проблеманы барлык субъектлар территориясендә хәл итү өчен әлеге рекомендацияләрне федераль дәрәҗәдә эшләү кирәк, – дип белдерде ул. – Хәзер бу төрле программалар буенча бүлгәләнгән, күбрәк төбәкләр дәрәҗәсендә. Бер федераль программага туплау кирәклеген тәкъдим итәм», дип билгеләп үтте.

«Республика хөкүмәтенең башкарма органнары эш бирүчеләрдән заявкалар алганда кайбер вакантлы урыннарны Татарстандагы эшсез гражданнар алганлыктан, мигрант эшче кулларны өлешчә яки тулаем кире кагарга мөмкин. Җитди проблема булып, түбән квалификацияле, Россиядә бернинди хокуклары да булмаган мигрантларны эш бирүчеләрнең легаль булмаган хәлдә куллану ихтыяҗы булуы тора”, - дип билгеләп үтте Камалтынов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100