news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә Парламент дәресе уздырды

Мондый дәресләр республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрелә: депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре укучылар белән күзгә-күз очраша, аңлату эшләре алып бара

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә Парламент дәресе уздырды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә үзе белем алган 7нче мәктәптә Парламент дәресе уздырды. Бу хакта район газетасы сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты булган әлеге чара быел унберенче тапкыр оештырыла. 7нче мәктәптә дә ул тәүгесе генә түгел. Парламент Рәисе туган мәктәбен онытмый. Мәктәпне 1961 елда ук тәмамлавына карамастан, бу юлы да Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп ишеген ачып кергәндә дулкынлануын яшермәде. Яшь армиячеләр белән исәнләшкәннән соң, туп-туры ветеран укытучыларның фоторәсемнәре эленгән алтактага юл тотты.


Мәктәптә аны бүләк көтеп тора иде - мөгаллимәсе Зоя Анатольевна Подгорнова да, Фәрит Хәйруллович та әлеге очрашуга шат булуларын белдерделәр.

Парламент дәресендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, Хабаровскидан килгән кунаклар, 8-11 сыйныфларда белем алучы актив укучылар катнашты.

Шунысын искә төшереп узарга кирәк, мондый үзгә дәресләр республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрелә. Депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре укучылар белән күзгә-күз очраша, аңлату эшләре алып бара, аларның сорауларына җавап бирә.

"Парламент дәресләре яшьләр мөстәкыйль тормышка аяк басканда гамәлдәге законнарны белсен, биредә алган белемнәре белән үзләренең гражданлык активлыкларын күтәрсен өчен уздырыла. Законнарны белмәү җаваплылыктан коткармый – бу сүзләр әле дә актуаль", – диде Фәрит Мөхәммәтшин, дәресне башлаганда. 

Дәресләрнең эчтәлеге бер-берсен кабатламый. Аларның темалары гел алышынып тора. Бу юлы ул «Парламент, җәмгыять һәм мин» дип аталды. Парламент нәрсә соң ул, ул нинди функция башкара? Спикер 7нче мәктәп укучыларына шул хакта сөйләде. Югары вәкаләтле закончалыклы орган булган парламентта елына уртача 150 закон кабул ителә. Ул 5 елга сайлана. Киләсе елга безне Дәүләт Советына депутатлар сайлау көтә. 2020 елда исә Татарстан Президентын сайлаячакбыз. 


Дәүләт Думасына сайланган депутатлар алдына да зур бурычлар куела. Аларга Татарстанны максатчан федераль программаларга кертергә тырышу кирәклеге җиткерелә. Шулай ук депутатларның сайлаучылары белән кабул итүләр уздыруларына да күзәтчелек ителә икән. Дәүләт Советында кунаклар еш була.

"Укучылар, студентлар, республикага килгән кунаклар өчен ишегебез һәрвакыт ачык. Узган ел бездә 2700 кеше булды, шуларның 1472 се - укучылар һәм студентлар. Депутатлар очрашуларда законнарның ничек язылуын, ни рәвешле кабул ителүен аңлата. 5нче чакырылышта парламентта бер генә закон да Президент һәм хөкүмәтебез тарафыннан кире борылмады, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Якташыбыз 7нче мәктәп укучыларын да Дәүләт Советына кунакка чакырды. Дәрестә республикадагы үзгәрешләр, яңалыклар турында да сүз барды. Ахырдан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, диелә район хәбәрендә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100