news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Советы парламент тыңлауларында Кемеровода һәлак булганнарны искә алдылар

Россиядә 28 март матәм көне итеп игълан ителде.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча парламент тыңлаулары бара. Татарстан Дәүләт Советында парламент тыңлаулары Кемероводагы янгында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды

Депутатлар, министрлык һәм ведомство, эксперт оешмасы, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре, Иҗтимагый, Сәүдә-сәнәгать палаталары әгъзалары, Татарстан Дәүләт Советы карамагындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы һәм утырышта катнашучы башка кешеләр “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булганнарны искә алды.

Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны матәм көне итеп игълан итү турында указ имзалады.

“Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгында 64 кеше һәлак булуы билгеле.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot