news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы һәм Хөкүмәт Юллама буенча комплекслы план эшләячәк - Ф.Мөхәммәтшин

Ул Юлламаны төп индикаторларга бәя бирү, төбәк үсешенең стратегик юнәлешләренә анализ бирүне үз эченә алган программа-сәяси документ дип атады.

Дәүләт Советы һәм Хөкүмәт Юллама буенча комплекслы план эшләячәк - Ф.Мөхәммәтшин
Рамиль Гали

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы һәм Хөкүмәт республика Президентының парламентка еллык Юлламасын гамәлгә ашыру буенча комплекслы план эшләячәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент утырышында шулай дип белдерде.

 Ул Юлламаны эчке һәм тышкы вагыятьнең төп индикаторларына бәя бирү, төбәк үсешенең стратегик юнәлешләренә эчтәлекле анализ бирүне үз эченә алган программа-сәяси документ дип атады.

"Татарстан - Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үсешкә йөз тоткан режимда яши. Дөньякүләм әһәмияткә ия зур спорт чаралары югары дәрәҗәдә үткәрелде. Тагын да күбрәк кешеләр киң масштабта безнең күпмилләтле республикабызның кунакчыллыгы һәм уникаль мәдәни мирасы белән танышты. Шунысы мөһим: чимал базарында санкцияләр басымы, тотрыксызлык фонында Татарстан социаль-икътисади күрсәткечләрнең позитив динамикасын һәм халыкара контактларда активлыгын саклый", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул бүген республикада эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионатына һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чараларга әзерлек баруын әйтте.

"Барлык хакимият органнары адресына анализ һәм төгәл йөкләмәләр бүген Президент докладында тагын бер кат яңгырады. Безнең гамәлләргә, парламентка карата бәясен татарстанлылар киләсе елда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау вакытында бирәчәк", - дип белдерде парламент рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100