news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы Конституциягә үзгәрешләр кертелү турындагы мәгълүматка ачыклык кертте

Парламентта республика законнарының федераль законнарга туры килүе буенча даими мониторинг һәм закон базасына анализ ясала.

Дәүләт Советы Конституциягә үзгәрешләр кертелү турындагы мәгълүматка ачыклык кертте
архив prav.tatarstan.ru

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы массакүләм мәгълүмат чараларында республика Конституциясен федераль законга туры китерү турындагы мәгълүматны шәрехләде.

“Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Дәүләт Советында республика Конституциясен Федераль законга туры китерү буенча эш баруы турында хәбәрләр барлыкка килде. Кайбер материаллардагы фактлар ачыклык кертүне таләп итә”, - диелгән республика парламенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чыннан да, Дәүләт Советында Татарстанның закон базасының даими мониторинг һәм республика законнарының федераль законнарга туры килүенә анализ ясала.

“Татарстанның хокукый базасын камилләштерү буенча барлык эш парламент тарафыннан  хокукларны кулланучылар һәм эксперт бергәлеге белән тыгыз элемтәдә эш алып барыла”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100