news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы Яшьләр парламентына әйләнә

Яшьләр парламентына 100 кеше кертелер дип көтелә.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар Яшьләр парламенты турындагы мәсьәләне карады. Аның буенча Дәүләт Советы Рәисе Римма Ратникова чыгыш ясады. Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасын Яшьләр парламенты дип үзгәртү турында сүз барды.

Ул Яшьләр иҗтимагый палатасының мөһим иҗтимагый-сәяси институт булуын, дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләр буенча актив эш алып баруын билгеләп узды.

15 ел дәверендә Яшьләр палатасының республика програмалары һәм концепцияләрен эшләвен, аларның Хөкүмәт тарафыннан хуплау тапканын искәртте. "15 еллык тәҗрибәсен исәпкә алып, Яшьләр иҗтимагый палатасы аны Яшьләр парламенты дип үзгәртү тәкъдиме белән чыкты. Аларның тәкъдимен хуплауны сорыйм", - диде Римма Ратникова.

Яшьләр парламенты турында нигезләмәдә яңа бурычлар билгеләнә. Яшьләр хокуклар һәм мәнфәгатьләренә кагылышлы республика закон проектларына мониторинг уздыру буенча комитет эшләрендә катнашу күздә тотыла. Район һәм шәһәрләрдә оешкан яшьләр палаталары белән хезмәттәшлек итү бурычы да бар.

Яшьләр парламентына 100 кеше кертелер дип көтелә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы яшь парламентарийлар өчен зур мәктәп булуын билгеләп узды. Депутатлар бу мәсьәлә буенча карарны хуплады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100