news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Дәүләт Советы депутаты Түбән Каманың иң талантлы мәктәп укучыларын бүләкләде
Разил Вәлиев иҗади конкурста уңышка ирешкән балалар һүм яшүсмерләргә премияләр тапшырды
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 24 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). ТР Дәүләт Советы депутаты, танылган җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев әдәбият өлкәсендә, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне үстерүдә, рус һәм татар телләрен өйрәнүдә зур уңышларга ирешкән Түбән Каманың иң талантлы укучыларына бүләкләр тапшырды.
Уннан артык сәләтле бала һәм яшүсмер премиягә лаек булды. 25 нче гимназия укучысы Алсу Вәлиева – беренче, Түбән Уратма авылыннан Нурия Хәбибрахманова – икенче, 1 нче гимназиядә укучы Диләрә Насыйбуллина өченче урынны алды. Разил Вәлиев аларга бүләкләрне шәхсән үзе тапшырды.
Моннан тыш, Дәүләт Советы депутаты 10 номинациядә уңышка ирешкән укучыларны, шулай ук аларның педагогларын бүләкләде. Түбән Камада Разил Вәлиев инициативасы буенча иҗади конкурс 1999 елдан бирле үткәрелеп килә. Анда катнашырга теләк белдергән укучыларның саны да елдан-ел арта бара. Мисал өчен, быелгы конкурста 147 яшь талант катнашты, 21 эш бәйгенең финал өлешенә узды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot