Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешән лицеенда парламент укуларында катнашты
Депутат кабул итүендә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин да катнашты.
(Чирмешән, 9 февраль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов февраль башында Чирмешән районына килде. Бу юлы ул әүвәл район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән Чирмешән лицеенда республиканың 2030нчы елга кадәр үсеш стратегиясен өйрәнүгә багышланган парламент дәресендә катнашты, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.
– Чирмешән укучылары бик кызыксынучан икән, алар белән рәхәтләнеп аралаштык, сораулар бирүчеләр дә күп булды, - диде Илгиз Мисбах улы, әлеге чарадан соң.
Шул ук көнне депутат быел беренче тапкыр Чирмешәндә сайлаучыларны да кабул итте.
Узган елны аңа 72 якташыбыз мөрәҗәгать иткән, әлеге мәсьәләләрнең күбесе уңай хәл ителгән. Бүген дә килүчеләрнең күбесе, шул исәптән Чирмешән районының “Ландыш” балалар бакчасы мөдире Гөлфия Мисбахова Илгиз Салиховка элек күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде һәм бакчага уенчыклар алуда янә булышуын сорады.
Шешминская урамы ягыннан район үзәк хастаханә поликлиникасына эләгү өчен бик уңайсыз баскычтан менәргә кирәк. Монда физик мөмкинлеләре чикле кешеләр турында сөйлисе дә юк, аларга бинаны әйләнеп керергә туры килә. Чирмешәндә яшәүче ханым әлеге проблеманы моңа кадәр башка җитәкчеләргә дә җиткерүе турында әйтте, әмма әлегә кадәр ул хәл ителмәгән.
Депутат белән очрашуга килгән пенсионер Хәйдар Миндубаев Амур ягында, Чирмешән елгасы буенда төзелүче объектка, экологиягә кагылышлы сорау бирде. Эшкә урнаштыру, чишмә ремонтлау, сәхнә киемнәре, спорт җиһазлары алып бирүдә белән ярдәм соралган мөрәҗәгатьләр дә яңгырады бу көнне. Кызганычка каршы, кайвакыт райондашларыбызның иң гади мәсьләләре дә депутат ярдәме белән генә хәл ителә.
Депутат кабул итуендә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин да катнаштылар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз