news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатлары үзара салым буенча референдум турында канунны камилләштерү яклы

Рафис Борһанов Татарстаннан канун инициативасы әзерләнгәнен әйтте.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, үзара салым турындагы референдумны торак пунктның аерым бер территориясендә үткәрергә рөхсәт итәргә кирәк, дигән фикердә. Хәзер алар шул канун инициативасы буенча эшлиләр. Бу хакта бүген сүз парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында барды.

Комитет рәисе Рафис Борһанов Федераль Думага тәкъдимнәр әзерләнгәнен әйтте. “Эш шунда ки: зур муниципаль берәмлекләр территориясендә төрле мәсьәләләрне референдумга чыгару бик авыр иде. Кайчакта референдум бәясе шул сорауларга караганда да кыйбаткарак чыга иде”, – дип Рафис Борһанов журналистларга референдум турында канунны камилләштерү буенча эшне дәвам иттерергә кирәклеген билгеләп узды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә үзара салым турында референдум буенча иң бай тәҗрибә Татарстанда тупланган. “Дөресрәге, бездән кала бу мәсьәлә белән беркем шөгыльләнми. Шуңа күрә канунны камилләштерү буенча бөтен эш Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хакимиятләренә йөкләнә”, – ди ул.

Рафис Борһанов әйтүенчә, муниципаль берәмлекләрнең чикләре белән бәйле рәвештә, референдум уздырганда билгеле бер проблемалар туган. “Авыл җирлеге кысаларында берничә торак пункт булган очракта туа иде ул проблемалар. Әйтик, Ивановка кешеләре Пантелеевка территориясендә акча җыю өчен тавыш бирергә тиеш була иде. Боларны күздә тотып, без канун нигезендә мондый референдум һәм җыеннарны аерым торак пункт территориясендә уздыруны рөхсәт итәргә тәкъдим иттек. Безнең белән килешеп, Дәүләт Думасы бу көннәрдә тәкъдим ителгән үзгәрешләрне кабул итте. Аның нигезендә, торак пунктлар бүленә, аларның һәркайсы үз торак пунктындагы проблемалар өчен тавыш бирергә хокуклы”, – ди Борһанов. Аның әйтүенчә, узган атнада референдумнар иске канун буенча үтсә, киләсе елда бу процесс ачыграк, үтә күренмәле булып узачак.

Комитет рәисе эре шәһәр составындагы бистәләрдә дә проблемалар булуын билгеләп узды. “Мәсәлән, Казанда Победилово, Дәрвишләр бистәсе, Юдино кебек бистәләрдә үзара салым турында референдум уздыру өчен, аларны Казанның Генераль планына торак пунктлар кебек кертергә, чикләрен билгеләргә кирәк. Шул вакытта алар территориясендә дә җыеннар, референдумнар үткәрергә мөмкин булыр иде. Практикада моны тормышка ашыру авыр, чөнки генераль планга үзгәрешләр кертү чыгымлы һәм катлаулы процесс. Моңа бәйле рәвештә, Татарстанның Дәүләт Советы федераль үзәккә референдум һәм җыеннарны торак пункт территориясенең бер өлешендә үткәрү турында канун инициативасы белән чыкты”, – диде Рафис Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100