news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Президенты юлламасындагы тәкъдимнәрне тормышка ашыра

Кеше капиталын үстерүгә һәм арттыруга, пенсия алды яшендәге кешеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә игътибар биреләчәк.

Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Президенты юлламасындагы тәкъдимнәрне тормышка ашыра
Михаил Захаров/архив

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары киләсе елга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасындагы тәкъдимнәрен тормышка ашыру буенча 43 чара планлаштырган. Бу хакта бүген республика парламенты утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов хәбәр итте.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә республика Дәүләт Советының 40нчы утырышында парламентка еллык юллама белән чыгыш ясады.

"Кеше капиталын үстерүгә һәм арттыруга, пенсия алды яшендәге кешеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә аерым урын бирелә. Юлламаның 28 тезисы буенча барлыгы 43 төп чара планлаштырылган. Шулай ук комитетларның һәм комиссияләрнең киңәйтелгән утырышлары һәм күчмә, түгәрәк өстәлләр үткәрү дә булачак. Депутатларның барлык мөһим республика чараларында һәм акцияләрендә катнашуы каралган”, - диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары әйтүенчә, телләрне, мәдәниятләрне үстерү дә күздә тотыла. Шулай ук бизнес һәм хакимият арасында конструктив диалогны җайга салу, бизнес-проектларны алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру, дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерү өчен нәтиҗәле эш башкарырга кирәк, дип саный ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100